Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре урнаштырылган.
Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «Яшел» (213) һәм «Ак» зоналарда (61) эшли, «Кызыл зонага» исә 29 кадастр инженеры кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнеп төзелгән. Шулай итеп, баш тартулар проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры «Кызыл зонага» эләгә. 35 проценттан кимрәк булса, «Ак зона»га һәм 18 проценттан да ким булган очракта - "Яшел зонага" эләгә.
Шуңа игътибар итегез, әлеге мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенең рекламасы булып тормый. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы гариза бирүчеләр өчен кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүгә генә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләве, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүгә яки, киресенчә, туктатылуга яки хәтта баш тартуга нигез булып тора. Соңгы очракта гражданнар өчен бу вакытны гына түгел, акчаны да югалтуга китерә.
Белешмә өчен
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе»ндә +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә белгечләр килеп туган һәр проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.