Әнвәр Зәйнетдинов истәлегенә “Даман утравында тынычлык”- дип исемләнгән искә алу кичәсе

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан батыр авылдашыбыз Әнвәр Зәйнетдинов истәлегенә “Даман утравында тынычлык”- дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Бәйрәм солдатка озату күренеше белән башланып китте. Әнвәр Зәйнетдиновның кыска гына, әмма тирән эчтәлекле язмышы турында видеоролик күрсәтелде. Әнвәр Зәйнетдинов турында истәлекләр сөйләнде. Аның рухына багышлап җырлар җырланды. Искә алу кичәсенә Әнвәр Зәйнетдиновның бертуган сеңелләре дә килгән иде. Алар абыйларының истәлекләре белән уртаклаштылар.Әнвәр Зәйнетдиновның обелискына чәчәкләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International