Уфада мөселман командалары арасында мини-футбол буенча хәйрия турнирында беренче тапкыр безнең район командасы да катнашты.
Хуршед Кенджаев, Марат Галиев, Фирүз Омонов, Илдар Гәрәев, Тигран Аракелян, Ренат Галиәкбәров, Илназ Ризванов составындагы районыбыз командасы икенче урынны яулады.
Турнирны оештыручы - «Изге эш» хәйрия фонды.
Уеннардан кергән акчалар социаль проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелә.