Бимадан Богдан Павлов Казан чаңгы марафонында икенче булып килде

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бима мәктәбе укучылары Богдан Павлов, Ангелина Дедюхина һәм Адилә Семенова 45 юбилейлы Казан чаңгы марафонында уңышлы чыгыш ясадылар.

40 катнашучыдан 30 километр араны Богдан икенче булып узды. Призерлар медальләр, дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International