2 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучыларына Филиппова Оксана Викторовна җитәкчелегендә никах, гаилә, җаваплылык һәм тугрылык төшенчәләре, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләр, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында да сөйләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина балаларга ТАССРның оешуы турында сөйләде. Ул кайбер юридик аспектларга да тукталды, никах теркәүгә гариза бирү вакыты, моның өчен нинди документлар кирәклеген аңлатты. Укучылар тантаналы теркәлү залында, никах теркәү турында гариза кабул итү, гражданлык хәле актларын теркәүче кабинетларда булдылар. Очрашу җылы атмосферада узды.