Министр Әгерҗе волонтерына рәхмәт белдерде

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Яшьләр лидеры һәм волонтерга район башлыгы Валерий Макаров та рәхмәт белдерде.

Узган ел Әгерҗе районында халыкны цифрлы телевидениегә күчерү буенча масштаблы эш башкарылды. Бу эштә өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар аеруча ярдәм күрсәтте.

Шул уңайдан Әгерҗенең яшьләр лидеры һәм волонтеры Эрик Илдар улы Бәшировка Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International