Су басу зоналары чикләрендә хуҗалык эшчәнлеге режимын бозучыларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Татарстанның алты су объектында су басу һәм су басу зоналары чикләре урнаштырылган. Бу хакта ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге зонага Әгерҗе елгасы да кергән. Яр буе территорияләрен куллануның аерым шартларын кертү язгы ташу вакытында мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне булдырмауга юнәлтелгән.
Су кодексы һәм РФ законнары нигезендә, хәзер әлеге участокларда кайбер чикләүләр гамәлдә. Биредә капиталь төзелеш объектларын төзү, туфракның уңдырышлылыгын җайга салу максатларында агынты суларны куллану, шулай ук зиратларны, үләт базларын, чүплекләрне урнаштыру вакытлыча тыела. Су басу зоналары чикләрендә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек режимын бозучыларга РФ КоАП 8.44 статьясы буенча административ җаваплылык яный.
Әлеге закон нигезендә, гражданнар өчен штраф 2-3 мең сум, вазыйфаи затлар өчен — 20-30 мең сум, ә юридик затлар өчен — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ел дәвамында кабат хокук бозу очраклары штрафларның югарырак күләмен күздә тота. Әйтик, юридик затлар өчен штрафлар 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.