Кунаклар алдында укучылар чыгыш ясады.
Илебезнең иң төп бәйрәме-Җиңү көне якынлаша. Әлеге тарихи вакыйга алдыннан Әгерҗенең беренче гимназиясендә 7а сыйныфында сыйныф сәгате узды, анда Усманова Мөнҗия Гатаулла кызы һәм аның тормыш иптәше Иштирәков Хәйдәр Хөсәен улы чакырылган иде.
Кунаклар алдында укучылар чыгыш ясады: алар җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында гимназия директоры Азиятуллина Раушания Наил кызы Мөнҗия Гатаулла кызы һәм Хәйдәр Хөсәен улына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Балалар ветераннарга кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдереп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.