Бүгеннән Әгерҗе районында мәктәп каникуллары башлана

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

19 мартта Әгерҗе районы мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана. Укучылар 1 апрель көнне кайтачаклар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп каникулларын коронавирус аркасында озайтырга җыенмый. Бу хакта министр урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

"Мәктәп каникуллары 191 марта. Бүгенге көндә каникулларны озайту турында карар юк. Алга таба ни булыр, без әлегә белмибез", - ди ул журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International