Тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале тапшырылды

2020 елның 20 марты, җомга

Кадрәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Асылбаева Анна Ишаевнага Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале тапшырылды. Анна Ишаевнага 2020 елның гыйнварында 93 яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән котларга Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Михайлов Александр Алексеевич һәм авыл җирлеге Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ижболдина Жанна Владимировна килделәр.

Александр Алексеевич тыл хезмәтчәнен тәбрикләп, Россия Президентының котлау хатын һәм Җиңү юбилее уңаеннан медаль тапшырды.

Әлеге авылда тагын бер тыл хезмәтчәне-Михайлова Анастасия Насыр кызы яши. Анна Ишаевна һәм Анастасия Насыровна күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһитлары, аларның җилкәләрендә озак еллар намуслы хезмәт юлы. Бала килеш үзләренең җилкәләрендә сугыш авырлыкларын кичереп, өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булыша алар. Ул авыр чорлар турында хәтер әле дә аларның йөрәкләрендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International