Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкән кешеләр, башка кешеләргә караганда, коронавирус инфекциясе йогынтысына ешрак дучар ителә. Иммун системага йогынты зур булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кибетләргә, даруханәләргә, банкларга, почта бүлекчәләренә һәм башка оешмаларга сирәк йөрергә киңәш ителә. Туганнары ягыннан аларга азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Республикада 70 яшьтән өлкәнрәк 115 мең ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар яши. Бу гражданнар «риск төркеме» категориясенә керә.
Әгерҗе муниципаль районында, кирәк булган очракта, аларны вакытында тәэмин итү буенча чаралар күрелгән.
1. Эшче төркем формалаштырылган.
2. Өлкән яшьтәге гражданнардан туклану һәм дару чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча шалтырату өчен “кайнар линия” телефоны 885551 (2-25-85) билгеләнгән.
3. Шәһәр буенча 12 кеше һәм һәр авыл җирлегендә 2әр кеше эшли торган волонтерлар отряды оештырылган. Барлык волонтерлар да короновирус йогышын кисәтү буенча профилактик чаралар турында инструкцияләнгән.