Әгерҗедә хоккейчы яшүсмерне соңгы юлга озаттылар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Андрей Абдулинга бер атнадан унике яшь тулган булыр иде.

Андрей 3нче мәктәпнең 5б сыйныфында укый иде. “Спутник“ хоккей командасы уенчысы иде, йөзү белән шөгыльләнде. Әмма, ни кызганыч, күпме генә дәваласалар да авыру көчлерәк булып чыкты, Андрей мәңгелеккә күзләрен йомды.

Тренерлары, укытучылары, сабакташлары, якыннары Андрейны бары уңай яктан гына искә алалар.

- Балалар бакчасында йөргәндә үк Андрей хоккей секциясенә килде. Тренировкаларга әнисе йөртте. Беренче көннәрдә үк без әлеге сәләтле, тырыш, көчле малайга зур өметләр багладык, – ди хоккей буенча тренер Алексей Яковлев.

- Хоккейны яратуы шулкадәр көчле иде, авыруы аркасында җиңелрәк спорт төре – йөзүгә күчсә дә, ул иптәшләре янына килә һәм алар белән бозга чыга иде, – дип искә ала тренер.

Андрейның әти-әнисе Вячеслав Андреевич һәм Екатерина Михайловнаның, сеңлесе Софьяның һәм аларның якыннарының тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

27 мартта Андрей Абдулинга 12 яшь тулагн булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International