Әгерҗе ишегалларында масштаблы эш башланачак

2020 елның 24 марты, сишәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел Әгерҗедә унҗиде күп фатирлы йортның ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Әлеге программа узган ел «Бердәм Россия» партиясе һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды. Җәй һәм көз айларында күпфатирлы йортларның ишегалларында халык белән очрашулар үткәрелде, халык үз ишегалларын нинди итеп күрергә теләүләре турында тәкъдимнәр җыелды.

– Хәзерге вакытта һәр ишегалдын төзекләндерү буенча проектлар эшләнә һәм, әлбәттә, халык фикере исәпкә алына, – ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.

Проект кысаларында ишегалларын асфальтлау, парковкалар төзү, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, кече архитектура формаларын, уен мәйданчыкларын урнаштыру, заманча яктыртуны оештыру күздә тотыла.

Белешмә:

«Безнең ишегалды» республика программасы өч ел гамәлдә булачак. Программаны тормышка ашыру өчен 50 миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла. Аның кысаларында республикада тугыз меңнән артык күп фатирлы йорт ишегалларын тәртипкә китерәчәкләр. Безнең районда 35 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International