Әгерҗенең ЗАГС бүлеге коронавирус аркасында туйлар вакытында чикләүләр кертте

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Дөньяда коронавирус йогышы таралу сәбәпле, 23 марттан башлап Әгерҗедә никахлашу тантаналарында 10 кеше генә катнаша ала. Бу хакта ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина хәбәр итә.

«Никах теркәү тантанасында катнашучы затлар саны (ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, фотографлар һәм видеооператорларны да кертеп) 10 кешедән артмаска тиеш», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, юбилярларны хөрмәтләү тантаналары соңрак вакытка күчерелә.

Шулай ук Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының күрсәтмәсе нигезендә гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылып тора. Шәхси кабул итүгә килүчеләргә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Белешмәләрне 2-61-35 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International