Иж-Бәйкинең тыл ветеранына – 90 яшь

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Иж-Бәйкидә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, авылның иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе Рәйсә апа Сәлимуллинага 90 яшь тулды.

Рәйсә апа шушы авылда туып-үскән. Гомере буе колхозда эшләгән. Хезмәт юлының күп өлешен тавыклар фермасында эшләүгә багышлаган.  “Фидакарь хезмәт өчен” медале – намуслы һәм тырыш эшләгәне өчен олы бәя.   

  • Әни белән еш кына без дә йөри идек фермага эшкә. Аның кәрзингә тутырып йомыркалар алып кергәне – әле дә күз алдында, – дип искә алдылар балалары.

Балалар дигәннән, җәмәгате Мөнәвир абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергәнннәр. Кызганыч, икесе вафат инде. Мөнәвир абый үзе дә 56 яшендә мәңгелеккә күчкән.

Бүгенге көндә балалары бик хөрмәтләп тәрбиялиләр Рәйсә апаны. Юбилее көнендә алар кадерле кешеләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Ә илебез, республикабыз, районыбыз җитәкчелеге исеменнән ветеранны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иж-Бубый  авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International