Бүгенге көннән Әгерҗе районында дистанцион форматта укулар башланды. Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сүзләренә караганда, моның өчен 7 платформа булдырылган. Укытучылар махсус укулар уздылар. «Таттелеком»предприятиесе белән тыгыз эш оештырылган.
Шулай ук ата-аналары эшкә чыгарга тиешле балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк.
- Дежур төркемнәр Президент Указы нигезендә эшләүче ата-аналар өчен оештырылган, - дип аңлатты Әгерҗе шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Лилия Яппарова.