Әгерҗе ЗАГС бүлеге коронавирус аркасында туйлар үткәрүдә чикләүләр кертә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Дөньяда коронавирус йогышы таралу сәбәпле, 23 марттан башлап Әгерҗедә никахлашу тантаналарында 10 кеше генә атнаша ала. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина хәбәр итә.

«Тантаналы шартларда никах теркәү тантанасында катнашучы затлар саны 10 кешегә кадәр (ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, фотографлар һәм видеооператорлар да кертеп) чикләнә», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International