2020 елның 1 апреленнән өлкән һәм балалар халкына планлы амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү, поликлиниканың, табиб амбулаторияләренең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының планлы эше вакытлыча туктатылды.
Әгерҗе РҮХ бүлекчәләрендә ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтелә. Флюорография, маммография кабинеты вакытлыча эшләми, профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру, планлы вакцинация үткрелми.
Электрон рәвештә кабул итүгә язылу мөмкинлеге дә ябылды. Ташламалы категория гражданнар рецептларын чыгару читтән торып дәвам итә. Рецептны участок терапевтына яки дәвалаучы табибка телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Пациентларга, шул исәптән диспансер күзәтүендә булган пациентларга, йөклелек буенча күзәтүне дә кертеп, дистанцион консультация бирү оештырылды. Күрсәткечләр буенча медицина ярдәме өйдә күрсәтелә. Көндезге бүлекләргә планлы госпитализация вакытлыча туктатылды.
Өйдән чыкмыйча, телефон аша медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә була: 2-26-72 кайнар линия телефоны номеры буенча сез 7.30 дан 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратып, сезне кызыксындырган сорауларга җавап ала аласыз.