31 марттан штаб җитәкчесе итеп Римма Гыйльметдинова билгеләнде. Киңәшмәдә ул түбәндәгеләрне хәбәр итте:
- 1 апрельдән шәһәрара автобусларда пассажирлар ташу туктатыла. Шул ук вакытта үз хезмәткәрләрен ведомство предприятиеләре транспорты белән ташу рөхсәт ителә.
Шәхси транспорт хәрәкәтен чикләү мәсьәләсе әлегә хәл ителә.
Сишәмбедән үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту буенча район рейдлары оештырыла. Урамда балигъ булмаган балалар ачыкланган очракта, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылачак. Эшне туктатмаган оешмалар хезмәткәрләре бары тик ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча махсус үрнәктәге белешмә булганда гына хәрәкәт итә ала.
Исегезгә төшерәбез, калган гражданнарга бары тик кирәк булган очракта гына чыгарга рөхсәт ителә. Бу даруханәләргә һәм кибетләргә бару, 100 метр радиуста этләрне йөртү. Кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында 1,5 метр дистанция үтәлергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре эшне штат режимында дәвам итәләр.
Бу авылда урнашкан башка оешмаларга да кагыла. Әмма җитәкчеләр фикеренчә, хезмәткәрләрнең эше дистанцион рәвештә оештырылырга мөмкин.
Халыкка барлык парк зоналарында булу тыела. «Яшьлек» скверы, «Орешник» паркы һәм «Локомотив» стадионы - ябык.
Римма Гыйльметдинова районда коронавирус белән зарарланган кешеләр юк, дип ассызыклады. Чит илләрдән кайтучылар барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимында. Аларны эчке эшләр министрлыгы органнары медицина хезмәткәрләре белән берлектә тикшереп тора.