Дәүләт Думасы өченче укылышта коронавирус шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Салым кодексына төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә миллионлаган гражданнарны социаль яклауны тәэмин итә торган чаралар күрергә чакырды. Дәүләт Думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә, бер өлеше иртәгә үз көченә керә торган төзәтмәләр әзерләнгән, каралган һәм кабул ителгән. 1 апрельдән хезмәт хакын бер марттан артык түләүчеләр өчен хезмәт хакына иминият взнослары ике тапкыр кыскара".
Шулай ук хөкүмәт салымнар, җыемнар һәм иминият взносларын түләү буенча кичектерү, салымнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар түләү буенча отсрочка яки кичектереп тору өчен өстәмә нигезләр билгели, салым контроле чарасын туктатып тора, юкка чыгара яки күчерә ала.