Удмуртиядә 11 апрельдән Кече Пурга һәм күрше Баграш-Бигра авылларында коронавирус йогышы очраклары ачыклануга бәйле рәвештә өстәмә чикләүләр кертелде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре режимның үтәлешен контрольдә тота.
- Әлеге торак пунктларга керү урыннарында тәүлеклек режимында ЮХИДИ посты куелган. Моннан тыш, полиция патруль-пост хезмәтенең алты патруле якын-тирә юлларны һәм торак пунктлар территориясен контрольдә тота, - дип белдерде төбәк башлыгы резиденциясендә узган аппарат киңәшмәсе барышында Удмуртия Эчке эшләр министры Алексей Попов.