Әгерҗе районы тестлаштыру үзәге Әгерҗе һәм район халкын физик күнегүләрне үз-үзеңне изоляцияләү чорында да ташламаска чакыра.
Хәтта өй шартларында да ГТОның күп кенә тестларын үтәргә мөмкин.
- ГТО-халыкка физик тәрбия бирү системасы гына түгел, ул үз-үзеңне, үз көчеңне һәм сәламәтлегеңне тикшерү мөмкинлеге дә. Хәзер һәрберебезнең үз сәламәтлегебезгә игътибар бирү, зарядка ясау һәм үзеңне тонуста тотарга бирүче гап-гади күнегүләр комплексы ясарга мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме-моның өчен нинди дә булса инвентарь яки җиһазлар кирәк түгел.
Өй тренировкалары үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң нормативларны тапшыруга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Тестлаштыру үзәге шуны искә төшерә: бу чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча актуаль, аларның күбесе, вузга керү өчен өстәмә баллар алу өчен, ГТО комплексын тапшырырга телиләр. Алынган аерымлык билгесе абитуриентка ун баллга кадәр өстәмә балл китерергә мөмкин.
- Без барыбыз да тиздән тормышыбыз яхшы якка әйләнеп кайтыр дип ышанабыз. Без түземсезлек белән илдә һәм дөньяда вәзгыять нормальләшкәнен көтәбез. Ә әлегә өйдә спорт белән актив шөгыльләнүне дәвам итәбез.
Нәрсә ул ГТО?
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ул массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән ил халкын физик тәрбияләүнең норматив нигезе. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз сынауларын кертү тәкъдиме 1930 елда керә, ә тагын бер елдан соң 21 нормативны үз эченә алган беренче ГТО комплексы формалаштырыла.
2014 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы яңадан торгызылды. Яңа сынаулар исемлеге расланды, нормативлар, шулай ук аерымлык билгеләре дизайны эшләнде. Алар өчәү: алтын, бронза, көмеш.
Нормативларны кем үти ала?
Нормативларны спорт белән даими шөгыльләнүче, шул исәптән мөстәкыйль, һәм медицина рөхсәте булган 6 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк затлар башкара ала. ГТО комплексы 11 яшь төркемен үз эченә ала.
Нормативлар һәм сынаулар саны кешенең җенесенә һәм яшенә карап үзгәрә. Сезнең яшьтә нинди нормативларны тапшырырга мөмкин булуын һәм ГТО билгесенә нинди нәтиҗәләрдә ирешелүен махсус сайтта белергә мөмкин: gto.ru
Нормативларны кайда үтәргә була?
Бүген Әгерҗедә 1 тест үткәрү үзәге эшли, ул спорт мәктәбе базасында урнашкан.
Бу ни өчен кирәк?
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын кертү халыкның физик әзерлеген яхшыртуга һәм тулаем массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итә.