Коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова райондагы оператив хәлләр турында хәбәр итте. Бүгенге көндә коронавирус белән авыруның расланган өч очрагы бар. Алар барысы да өйдә дәваланалар. 51 контактлы зат Роспотребнадзор карары буенча карантинда.
Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген барлык шәһәр балалар бакчалары, шулай ук Красный бор, Кырынды һәм Тирсә бакчалары эшли. Балалар бакчаларына барлыгы 74 бала килде.
Якшәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча үз – үзеңне изоляцияләү режимына һәм 12се азык-төлек китерүгә кагылышлы сораулар белән 2 шалтырату килде.
Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек товарлары белән ярдәм итү дәвам итә.
Бүгеннән чәчтарашханәләр эшен рөхсәт иттеләр, әмма санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәү шарты белән. Дезинфекция мәсьәләсе буенча сәүдә залларын тикшерү көчәйтеләчәк.