Патруль төркеме Әгерҗе кибетләрен тикшерә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген полициянең участок уполномоченные Юрий Глезденев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Баженова һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова составындагы патруль төркеме К. Маркс урамында урнашкан кибетләрне тикшерде.

 

Барлык тикшерелгән объектларда да төп кагыйдәләр үтәлә. Хезмәткәрләр килүчеләрне маска, перчаткаларда кабул итәләр. Һәр ике сәгать саен өслекләр дезрастворлар белән эшкәртелә. Исәпкә алу журналы алып барыла (һәр хезмәткәр буенча). Идәндә-дистанцияне үтәү өчен килүчеләр өчен төсле билгеләр бар.

 

Моннан тыш, бәяләр мониторингы үткәрелдә. Тулаем алганда, закон бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International