Әгерҗе шәһәренең КФҮнә кабул итү алдан язылу буенча алып барыла

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Оешма дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8: 00 дән 17: 00 гә кадәр; сишәмбе, пәнҗешәмбе 8: 00 дән 19: 00 га кадәр; шимбә 8: 00 дән 13: 00 гә кадәр эшли. Документларны тапшыру яки әзерләрен алу өчен кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, шулай ук КФҮ колл-үзәгенең 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин, дип хәбәр итте "Әгерҗе хәбәрләренә" КФҮ белгече Наталья Әхмәтҗанова.

 

20 апрельдән башлап, республикада санитар - эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр, гражданнарның шәхси саклану чараларыннан башка хезмәт күрсәтү урыннарында булуы һәм керү тыела ( Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.04.202020 ел, № 306 карарының 11 П.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International