2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне саклап калу акциясе онлайн узачак.
Теләге булган һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, алар интернетта үз постларын #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән бастырып чыгара ала.
Форматлар: Фото һәм видео
"Татарстанда Үлемсез полк Онлайн" акциясендә катнашу өчен:
1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы яки якын туганы турында мәгълүмат һәм фотография әзерләргә.
2. Бөек Ватан сугышында катнашучы туганының портретын кулланып, фотография яисә видеоролик ясарга.
3. Постка текст әзерләргә. Текстта түбәндәгеләр булырга тиеш:
Сугышта катнашучы туганы белән бәйле шәхси тарих
Бөек Ватан сугышы катнашучысы турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, гаскәр яисә эшчәнлек төре, сугышта катнашу еллары һәм, башка кызыклы мәгълүмат)
«Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнашу турында искәрмә
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары
4. ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә постны бастырырга.
5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырырга кирәк.