- Тәүлек эчендә кизү частенә 16 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 9 беркетмә төзелде. 5 беркетмә территориядә югары әзерлек алып бару кагыйдәләрен үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.
Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген барлык шәһәр балалар бакчалары, шулай ук Тирсә, Красный бор, Кырынды балалар бакчалары эшли. Балалар бакчаларына барлыгы 79 бала килде.
– Бүгенге көндә Роспотребнадзор карарлары буенча 60 кеше күзәтү астында тора. Коронавирус белән авыручылар саны-4. Изоляциядә булган контактлы затның уңай нәтиҗәсе расланды. Шулай итеп, бүгенге көндә Әгерҗедә ике очрак, икесе Исәнбайда расланган, - дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор һәм хакимият вәкилләре катнашында эпидемиологик чаралар таләпләрен үтәү буенча предприятиеләр тикшерүләре дәвам итә.
– Предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшереп торуны тагын бер кат көчәйтергә чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итә Римма Ринатовна. - Авырулар фактларын ачыклаганда кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә яки Бердәм диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Штабның "кайнар линиясенә" үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле 28 мөрәҗәгать керде. 16 кеше азык-төлек продуктларын китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Шулай ук Римма Гыйльметдинова башка төбәкләрдән килгән вахтачылар саны арта, дип хәбәр итә.
- Вахтовикларның үзләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын аңлылык күрсәтергә, изоляциядә булырга, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә 24638, 24639 номерлары буенча килүләрен хәбәр итәргә чакырабыз, – дип йомгаклый штаб җитәкчесе.