Әгерҗе "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе старт алды.

 

Администрация, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Әгерҗе районы волонтерлары бүген акция кысаларында Әгерҗе шәһәренең "Орешник" паркында 40 чикләвек утыртты.

 

Утырту вакытында коронавирусны профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәр дә үтәлгән. Агачлар шәхси саклану чараларында, дистанцияне үтәп, ике кешедән дә артык булмаган төркемнәр белән утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International