Әгерҗедә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозу очраклары ешайды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

30 марттан Россиянең күп кенә төбәкләре төрле яшьтәге кешеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертә башладылар. Бу илдә коронавирус инфекциясенең таралуын тоткарлау өчен эшләнде. Әмма барлык кешеләр дә өйдә утырырга теләми, барыннан да элек, балаларны үз-үзләрен изоляцияләү режимында тоту авыр. Соңгы вакытта балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозу очраклары ешайды, дип хәбәр итә кдн һәм зп баш белгече К.А. Обухова.

 

ТР Әгерҗе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясы нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән очракта, кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китергән әлеге гамәлләрне кылу (гамәл кылмау) өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Хәзер, карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ата-аналарга үз балаларының тормыш-көнкүрешен контрольдә тотуны көчәйтергә, балага өйдә калырга кирәклеген аңлатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International