Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте булекчасе гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

       Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте хәбәр итә.

     “Пенсия фондына барганчы, 8(85551) 2-29-58 яки 8(85551) 071-11 (кесэ телефоныннан) телефон номеры буенча Пенсия фонды Бүлекчәсенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(85551)2-30-95 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Зульфия Бакасова.

      Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына,  гражданнарның    www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

     Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның  мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

     Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International