Коронавирус буенча район штабының "кайнар линиясенә" барлыгы 15 мөрәҗәгать керде. 8 кеше азык-төлек продуктларын китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
- Бүген Роспотребнадзор карарлары буенча 57 кеше күзәтү астында. Коронавирус белән авыручылар саны үзгәрмәде – 4: 2 очрак – Әгерҗедә, икесе Исәнбайда, – дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Бүгенге көннән башлап Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына түгел, Россиянең башка субъектларыннан килгән затларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү турында Роспотребнадзор карарлары тапшырылачак.
Штабтан хәбәр итүләренчә, башка төбәкләрдән килгән вахтачылар саны арта.
- Вахтовикларның үзләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын аңлылык күрсәтергә, изоляциядә булырга, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә 24638, 24639 номерлар буенча килүләрен хәбәр итәргә чакырабыз, – дип чакыра Римма Ринатовна.
Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәтләре һәм администрация вәкилләре катнашында эпидемиологик чаралар таләпләрен үтәү буенча предприятиеләрнең тикшерүләре дәвам итә
– Тагын бер кат предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшереп торуны көчәйтергә чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итә штаб җитәкчесе. - Авырулар фактларын ачыклаганда кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә яки Бердәм диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, барлык шәһәр балалар бакчалары, шулай ук ике авыл балалар бакчалары дежур режимда эшләвен дәвам итә. Балалар бакчаларына барлыгы 72 бала килде.
- Тәүлек эчендә дежур частьгә 22 хәбәр килде. Шуларның берсе-зур суммага мошенниклык турында. ЮХИДИ линиясе буенча 8 беркетмә төзелде. 9 беркетмә территориядә югары әзерлек алып барганда кагыйдәләрне үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев. - Урамнарда яшьләр һәм яшүсмерләр күп булуын билгеләп үтәсем килә. Кайбер ата-аналарга карата беркетмәләр төзелде. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә, балаларны урамга гына җибәрмәскә чакырабыз.
Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 ст.нигезендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән очракта, 1 меңнән 30 мең сумга кадәр кисәтү яки штраф каралган.
Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе «комендант сәгате»турында искә төшерә. Балигъ булмаганнарның 1 сентябрьдән 31 майга кадәр (1 июньнән 31 майга кадәр) 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр (1 июньнән 31 августка кадәр) ата-аналарын яки балигъ булмаган туганнарын, балигъ булмаганнарны ата-аналары кушуы буенча яки аның әти-әнисе кушуы буенча, җәмәгать урыннарында һәм башка гомуми файдаланудагы башка урыннарда булу тыела
Әлеге законны бозган өчен – 500 сумнан 1000 сумга кадәр, кабат бозылган очракта – 2000 сум штраф каралган.