Әгерҗе укучылары "Г. Тукай әкиятләре буенча" дигән квест-уен узды

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәбенең 2а сыйныфы укучылары өчен «Г.Тукай әкиятләре буенча» онлайн-квест рәвешендә сыйныф сәгате узды.

 

Балалар Тукай әкиятләрен искә төшерделәр, төп персонажга, төрле биремнәрне үтәп, дусларын табарга булыштылар: татар телендә санау һәм төсләр, геометрик фигураларның исеме, проблемалы ситуацияләрне хәл итү һәм башкаларны үтәделәр. Квест балаларга һәм аларның әти-әниләренә бик ошады.

 

Квест ахырында балалар һәм ата-аналар балалар рәсемнәреннән ясалган роликны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International