Коронавирус таралуга юл куймау максатыннан зиратларга керү тәртибе вакытлыча үзгәртелде:
- 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балаларга зиратка керү тыела;
- авыру билгеләре булганда зиратка керүдән баш тартырга;
- зират территориясенә бары саклагыч битлек, перчаткалар, тыгыз ябык кием белән генә керергә мөмкин;
- зиратка килүчеләр белән кул биреп исәнләшергә ярамый;
- зират территориясендә бер-береңнән 1,5 метр дистанция булырга тиеш;
- төркемнәргә (2 һәм аннан күбрәк) җыелу катгый тыела;
- зират территориясендә ризык һәм спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый;
- битлек һәм перчаткалар Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә утильләштерелергә тиеш (аерым пакетка салынып зиратка кергәндә куелган контейнерга салына);
- кулларны дезинфекция чаралары белән эшкәртергә;
- кәрәзле телефоннарны куллануны чикләргә, аларны бактерияләргә каршы махсус салфеткалар белән эшкәртергә;
- өйгә кайткач, кигән киемнәрне башка киемнән аерым урнаштырырга, аны эшкәртергә, чистартырга һәм ачык һавада 72 сәгать тотарга;
- кулларны һәм битне сабын белән яхшылап юарга;
- авыру симптомнары барлыкка килгәндә кичекмәстән сәламәтлек саклау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;
– җирләү чараларын шулай ук югарыда бәян ителгән киңәшләрне үтәп башкарырга.