Әлфия Когогина: бүгенге шартларда табибларга иң яхшы бүләк – аларның сәламәтлеген саклау

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзенең бер мандатлы округы Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары хастаханәләре өчен саклагыч костюмнар сатып алды һәм аларны табибларга ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне алдыннан тапшырды.

"Хөрмәтле фельдшерлар, шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме табиблары! Сезнең хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, йөрәк җылыгыз алдында баш иябез! Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим! Үзегезне саклагыз!"- дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина медицина хезмәткәрләренә.

Элегрәк депутат 4 мең медицина респираторын сатып алган һәм аларны Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International