Район башлыклары ярдәмчеләре һәм район иҗтимагый советлары рәисләре өчен белем бирү видеосеминары узды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә, район башлыклары ярдәмчеләре һәм иҗтимагый совет рәисләре өчен «коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яшьләрнең һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең катнашуы»темасына өйрәтү видеосеминары оештырылды.

Семинар барышында районнарда дәүләт һәм муниципаль объектларны төзү һәм ремонтлау барышын җәмәгать контролен оештыру, төрле фондларның эшчәнлеген контрольдә тоту, шулай ук авыл җирлегендә үзара салым акчаларын үзләштерүне контрольдә тоту мәсьәләләре күтәрелде.

Якын арада республика районнарының иҗтимагый советлары әлеге эшчәнлекне оештыру буенча җентекле методик рекомендацияләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International