Әгерҗедә җәмәгать урыннарын эшкәртү дәвам итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Әгерҗедә җәмәгать урыннарын һәм күпфатирлы йортларның подъездларын махсус эретмәләр белән эшкәртү дәвам итә. Аны «Төзелеш идарәсе» МУП һәм «Хәлим» КФХ хезмәткәрләре үткәрә.

Шулай итеп, дүшәмбе көнне К. Маркс урамы буенча җәмәгать урыннарын эшкәртү үткәрелде. Шулай ук бүген биредә яшәүчеләрнең гаризалары буенча К. Маркс урамындагы 212-нче номерлы күпфатирлы йорт (совхозда) дезоратор белән эшкәртеләчәк.

Эшкәртү өчен гаризалар 24141, 22345, 22042 телефоннары буенча кабул ителә.

- Май бәйрәмнәрендә, кунаклар агымы көтелә, подъездларны һәм балалар мәйданчыкларын эшкәртү көчәячәк, - дип хәбәр итә коронавирус буенча штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International