Шушы авыр көннәрдә өлкәннәргә ярдәмгә килгән «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «кайнар линия» хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм.
Биредә энергияле яшьләр эшли. Алар безнең өчен азык-төлек, медикаментлар сатып ала, коммуналь хезмәтләр өчен түли. Заказларны бик тиз һәм тулы күләмдә башкаралар.
Шәхсән үзем азык-төлеккә заказ бирдем. Аларга игътибары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Мондый кешеләр белән без теләсә нинди карантинны җиңәчәкбез!
Тәнзилә УЛДАНОВАНЫҢ рәхмәт хатынанн.