Әгерҗе районында коронавирус белән авыручы сигез кеше – күзәтүдә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүгенгә Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның сигез расланган очрагы бар.

Шуларның өчесе – Әгерҗедә, икәү – Исәнбай, Мадык, Барҗы-Умга, Мадык авылларында берәр очрак. Авыруларның барысы да өй шартларында дәвалана, хәлләре канәгатьләнерлек. Авылларда аларны полициянең участок вәкилләре, фельдшерлар, авыл җирлекләре башлыклары күзәтүләрендә тотса, шәһәрдә моның өчен район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм полиция вәкилләре җаваплы.

Роспотребнадзор күзәтүе астында – 50 кеше, шуларның 8е – балалар.

Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча балалар бакчаларына 83 бала килгән. Барлык шәһәр, красный бор, Кырынды, Тирсә балалар бакчалары эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International