"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Әгерҗе районында 13 меңнән артык агач утыртылды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 мартта старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аны оештыручылар - «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

Әгерҗе муниципаль районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан агачлар утырту эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Красный Бор, Девятернә, Шаршады авыл җирлегендә истәлек агачлары утыртылды. Утыртылган агачларның гомуми саны 13 меңнән артык. Барлык теләүчеләрне «Хәтер бакчасы – Тормыш бакчасы»акциясендә катнашырга чакырабыз.

Шулай ук акциянең рәсми сайтында Үз агачыңны интерактив картага кертү мөмкинлеге дә бар: https://садпамяти2020.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International