Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның сигез расланган очрагы бар иде. Соңгы тәүлектә саннар үзгәрешсез.
Авыруларның барысы да өй шартларында дәвалана, хәлләре канәгатьләнерлек. Авылларда аларны полициянең участок вәкилләре, фельдшерлар, авыл җирлекләре башлыклары күзәтүләрендә тотса, шәһәрдә моның өчен район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм полиция вәкилләре җаваплы.
Роспотребнадзор күзәтүе астында – 56 кеше, шуларның 8е – балалар.
Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча балалар бакчаларына 90 бала килгән. Барлык шәһәр, Красный бор, Кырынды, Тирсә балалар бакчалары эшли.