Азык-төлек җыелмалары Әгерҗегә 3 майда киләчәк.
Татарстанда мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратыла. Безнең районда мондый җыелма 754 гаиләгә бирелә.
Аларны ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә биреләчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Шулай ук азык-төлек җыелмаларын кризис нәтиҗәсендәзыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алачак.