Әгерҗедә социаль хезмәтләрнең эш графигы:
ЗАГС
4 майда 9 майга кадәр 12 сәгатькә кадәр эшли. Туу белән үлем рәсмиләштерелә. Тел. 26135. (Керү юлы Октябрьская урамы ягыннан).
ПФР
1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр РФ Пенсия фондының Әгерҗе районы буенча бүлегендә ял һәм бәйрәм көннәре.
Үзәк район хастаханәсе
1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр ял көннәре булачак. 3 майда поликлиниканың 2нче корпусында 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр фильтрда балалар өчен педиатр һәм өлкән халык өчен фельдшер кабул итүе оештырылачак.
Ялларда кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очракта, стационарның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, районда «кайнар линия»телефоннары эшли. Әгәр халыкның карантинлы чараларга, тыюларга һәм чикләүләргә кагылышлы сораулары барлыкка килә икән, алар 24141 бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтырата ала.
Медицина характерындагы сораулар булса, 103, 003 яки 25427 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, дарулар һәм азык-төлек товарларын китерү максатыннан ялгыз яшәүче инвалидлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр 22558 «кайнар линия» телефонына шалтырата алалар.
КФҮ
КФҮнең Әгерҗе филиалында 4 май көнне эш көне шимбәнең эш графигы буенча 13: 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
8 май көнне «Минем документлар» ның барлык офисларында да эш көне 1 сәгатькә кыскартылды.