Район башлыгының Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2020 елның 1 мае, җомга

1 Май бәйрәме, тарихи төсмерен саклап калып, бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре, язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр һәм тырыш хезмәткә тирән хөрмәт символы булып тора.

Бәйрәм көнендә районыбыз икътисадына ныклы нигез салган хезмәт ветераннарына тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ата-бабаларыбызның хезмәт традицияләрен дәвам итеп, тырыш хезмәтләре белән район үсешенә һәм аны төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләргә олы хөрмәтемне белдерәм.

Яз бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен. Алга таба да максатларны уртак итеп яшәргә язсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International