Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровның район халкына мөрәҗәгате.
Республика халкы кебек үк, әгерҗелеләр дә ай буе махсус режим шартларында яшиләр. Бу чорда авыруның таралуына юл куймауга юнәлтелгән күп кенә чаралар: район халкының үз-үзеңне изоляцияләү режимы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максаты белән полиция хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрелә. Үз эшчәнлеген дәвам итүче предприятиеләрдә һәм оешмаларда санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең үтәлеше даими тикшерелә. Оешма җитәкчеләре алдында хезмәткәрләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тоту бурычы тора. Күп фатирлы йортларны, җәмәгать урыннарын, урамнарны дезинфекцияләү үткәрелә. Башка төбәкләрдән килгән затларга үз-үзеңне изоляцияләү турында Роспотребнадзор карарлары тапшырыла.
Кыскасы, махсус режим шартларында үткәрелергә тиешле барлык чаралар безнең районда да даими рәвештә тормышка ашырыла. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеге алга таба да саклансын өчен, халыкны Май бәйрәмнәрендә дә онытылмаска чакырам. Югыйсә, ай дәвамында ирешелгән нәтиҗәнең юкка чыгу куркынычы бар.
Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, без пандемиянең иң катлаулы этабына килдек. Шуңа күрә хәзер аеруча саклык чараларын үтәү мөһим.
Мондый һава торышында өйдә утыру җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Кемнеңдер йөрисе килә, кемдер кунаклар килүен көтә. Мөмкин булганча, кунакларның килүен чиклик һәм үзебез дә сәфәрдән тыелыйк. Урамнарда төркемнәр белән аралашу тыела, табигатькә чыгу тыела.
Бер көн бергә җыелгач, гомер буе үкенергә була. Сабыр булыйк.