- Бүген Роспотребнадзор карарлары буенча 15 кеше күзәтү астында кала. 23 кешене изоляциядән төшерәбез. Шикле нәтиҗә белән-8 кеше. Бер кеше сәламәтләнде, - дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Районда COVID-19 расланган яңа очраклар юк.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 12 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 29 беркетмә төзелде. Аларның берсе тупас бозу: төнлә хатын-кыз исерек килеш руль артына утыра. 8 беркетмә территориядә югары әзерлекне керткәндә кагыйдәләрне үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), – дип аңлата Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.