– Бүгенге көндә Роспотребнадзор карары буенча 29 кеше күзәтү астында кала, шуларның 5се-балалар. 11 – башка төбәкләрдән килүчеләр. 13 кеше-авырулар белән элемтәдә булучылар. Вәзгыять үзгәрмәде: бүгенге көндә районда уңай нәтиҗә белән 7 факт, 2се COVID – 19 буенча шикле-уңай,-дип аңлата Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 12 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 12 беркетмә төзелде. 5 беркетмә территориядә югары әзерлек алып бару кагыйдәләрен үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.
Якшәмбе көнне район штабының “кайнар линия”сенә коронавирус буенча 31 шалтырату килгән. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча 4 мөрәҗәгать булган.
– Кичә, 3 майда Әгерҗе районына “Ярдәм янәшәдә!" республика акциясе буенча фургон килде. Барлыгы 756 азык-төлек җыелмасы бирелде. 702 җыелма таратылды. Эш дәвам итә. Волонтерларга рәхмәт, - ди коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.