Җиңү көне алдыннан Шаршады авыл җирлегендә һәйкәлләрне җыештыру эшләре бара. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә укучылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен җыештырдылар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерделәр.