СПИД үзәге "Мин төгәл беләм" дигән яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

СПИД үзәге "Мин төгәл беләм" дигән яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде

 

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге "ДАССОсы" “Мин төгәл беләм” дигән yatochnoznayu.ru яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде .

Сайтта:

- ВИЧ-йогышы турында актуаль мәгълүмат алырга;

-сораулар бирергә һәм СПИД Үзәге белгечләренең эксперт бәяләмәсен алырга;

- буклетлар һәм видеороликлар йөкләргә була.

ВИЧ-йогышы турында халыкка мәгълүмат бирү дәрәҗәсен бәяләү өчен сайтта онлайн-анкета урнаштырылган.

СПИД үзәге тарафыннан #мояистория+ акциясе дә старт алды.

СПИД Үзәге хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм гади кызыксынган затлар кешеләрнең ВИЧ йоктыру тарихы һәм тормышы турында сөйлиләр. Әлеге тарихлар реаль кешеләр тормышы нигезендә әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International