Игътибар! Мошенниклык очракларыннан сак булыгыз!

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

            Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.

3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән  16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан  түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!

           Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International