Түбән бәядән товар сатып алганда кулланучыларның хокуклары

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Сорау: Аптекада түбән бәядән глюкометр сатып алдым. Алганда бу гади акция, тиешле сыйфатлы товар, дип ышандырдылар. Әмма кулланганда аппаратның дөрес күрсәтмәве шикләндерде. Башка аппаратта тикшердем. Чыннан да, яңасы - дөрес эшләми. Аны кире кайтарып буламы? Түбән бәядән алган товарны кайтарганда минем хокукларым нинди?

Җавап: Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы законының 4 статьясы нигезендә сатучы товарны кулланучыга тиешле шартнамәгә нигезләнеп тапшырырга тиеш, ягъни товарның сыйфаты шартнамәгә туры килергә тиеш. Әгәр килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаса, товар гадәттә куела торган таләпләргә туры килергә һәм мондый төрдәге товар (эш, хезмәт) гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы булырга тиеш, шулай ук законда билгеләнгән сыйфатка таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Килешүдә товарның конкрет кимчелекләре (ягъни товарның кимчелекләре язма формада яклар тарафыннан килештерелмәгән) бәян ителмәгән булса, кулланучы аның гаебе аркасында барлыкка килгән теләсә нинди кимчелекләргә карата дәгъвалар белдерергә хокуклы. Әгәр килешүдә товарның нинди дә булса конкрет кимчелекләре әйтелсә, кулланучы аларга карата дәгъвалар күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Әгәр дә товар җитешсезлекләр белән сатыла икән, бу төгәл әйтелергә тиеш, нинди төр кимчелек, аның ничек барлыкка килүе яки беленүе һ.б.лар.

Әгәр дә глюкометр сыйфатсыз булса, ягъни хокук бозулар, дефектлар ачыкланса, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" законының 18 статьясы нигезендә сатып алучының мондый хокуклары бар: товарны кире кайтаруга һәм акча алуга; шул ук күрсәтелгән характеристикалар белән яңа товарга алмаштыруга; бушлай нигездә ремонт уздыруга; товарга алмашка бәяләрдә аерма белән башка характеристикалар белән, яклар килештереп, табылган гаепнең товарга тигез зурлыктагы бәяне киметүгә.

 

Дәүләт Алкоголь инспекциясе

НЧТО әйдәп баручы белгеч-эксперты                              Яппарова Р. Д.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International